Татарстан АССР ның 100 еллыгы, бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Актаныш районы ЗАГС бүлегендә районның 80 нче баласына тантаналы төстә туу таныклыгы тапшырылды

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Актаныш районы ЗАГС бүлегендә   80 нче бала булып теркәлгән Ралинага туу таныклыгы тапшырылды. Бәхетле әти- Гыйлфанов Рөстәм Рафис   улы  хәм  әнисе –  Гыйлфанова Индилә Таһир кызы өченче балалары – кызларына Ралина исеме куштылар.

Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б. Мухамадиева яшь парларны  балалары туу  вакыйгасы уңаеннан котлап,  чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның  котлавын  һәм туу таныклыгын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International