ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Бәхетле елмаюлар, күз  нурлары-шушы көннәрдә 50 ел бергә гомер иткән Хафизовлар Әхмәтхатыйп Касыйм улы һәм Кәүсәрия Зәки кызы турында менә ничек белергә була.


16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бу атнада язылышкан яшь парлар Ленар һәм Виктория килгән кунаклар өчен он-лайн теркәү тантанасы уздырды. Он-лайн туйны шахитләр оештырды. Әйтергә кирәк, кияү белән кәләшнең зирәклеге монын белән генә чикләнмәде.

2020 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә булачак парлар өчен язылышу алдыннан консультация үткәрелде. Әңгәмә барышында ГХАТ бүлеге белгече Елена Трошихина кияү белән кәләшкә игътибар итәргә, тиешле барлык нечкәлекләре турында җентекләп сөйләде.

2020 нче елның 16 нчы июнендә Алабуга районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ГХАТ бүлеге бинасы янындагы территорияне төзекләндерү буенча өмә оештырдылар. Клумбалар, вазоннар төзекләндерелде, чәчәкләр утыртылды. Бернигә карамастан, Алабуга шәһәрендә Туй сезоны башлана. Якты чәчәкләр яшь парларга, кунакларга, бүлек хезмәткәрләренә һәм барысына да күтәренке кәеф тудыра.


15
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә коронавирус пандемиясе белән бәйле карантиннан соң, тантаналы рәвештә никах теркәү башланды. Июнь аенда Артем һәм Ралина Долговлар үзләренең никахларын тантаналы рәвештә теркәгән беренче пар булдылар. Кияү белән кәләш, аларның әти-әниләре һәм кунаклар, шулай ук никахны теркәүче битлек һәм перчаткалардан иделәр.


14
июнь, 2020 ел
якшәмбе

Без бөек тарихы булган бөек илдә яшибез. Иртәгә-12 июньдә ил күләмендә Россия көне бәйрәм ителә. Бу бәйрәм-милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы. Илебезнең төп байлыгы булып энергиясе, талантлары, инициативасы, хезмәтебезне алга этәрүче, без горурлана алырлык нәтиҗәләргә ирешүче гражданнары  тора һәм бүгенгесе көндә дә шулай булып кала бирә.


13
июнь, 2020 ел
шимбә

2020 елның 12 июнендә, Россия көнендә, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Лазерев Андрей Альберт улы һәм Егорова Марина Александровнаның никахы теркәлде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе яшьләрне Россия көне белән котлады, тынычлык һәм иминлек теләде.

2020 елның 12 июнендә - Россия көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 4 пар үзләренең никахларын теркәделәр.


12
июнь, 2020 ел
җомга

Барчагызны да бәйрәм белән, Россия көне - без яшәгән һәм хезмәт иткән, яраткан, гаилә корган һәм балалар тәрбияләгән бөек ил көне белән котлыйбыз.

Бу көн - ата-бабаларыбызның үлемсез батырлыкларын, Россия Дәүләтенең данлы героик үткәнен искә алу, шулай ук аның бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланырга сәбәп.

2020 елның 12 июнендә, Россия көнендә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 15 парның  никахы теркәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International