12 июньдә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе шәһәребезнең яшь парлары белән берлектә Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган «Россия тәрәзәләре» патриотик акциясенә кушылды.
Россия көне ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә. Бу тынычлыкка һәм берләшүгә өндәүче дәүләт бәйрәме. Бу истәлекле көнне Чистай Никахлашу сараенда 5 пар үзләренең никахларын теркәделәр. Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре бу көнне үзенчәлекле сценарий буенча тантаналы тантаналар үткәрделәр.
Россия көне — 12 июнь — Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме. Ел саен 1990 елның 12 июнендә РСФСР Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көнне 1992 елдан бирле билгеләп үтелә. 2020 елның 12 июнендә, Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда 12 бәхетле пар үз гаилә берлеген кордылар.
Россия көне иң яшь, иң патриотик бәйрәм. Шушы бәйрәм көнендә Баулы ГХАТ бүлегендә ике яшьүсмергә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Бу чарада «Баулынефть» идарәсенең ветераннар Советы Рәисе Фәтхуллин Чулпан Гали улы да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ике тантаналы никах теркәү тантанасы узды. Туйларын Россия көненә билгеләп яшь парлар үзләренә икеләтә бәйрәм ясадылар.
Шушмабаш авыл җирлегендә 58 ел бергә гомер иткән Габделбари Габделхай улы һәм Гөлйозем Гыйлван кызы Мортазиннарны өйләренә барып котладылар.
Сеҗе авыл җирлегендә 57 ел бергә гомер иткән Хәниф Гаптрахман улы һәм Каймә Камалетдин кызы Абдрахмановларны өйләренә барып котладылар. Әлеге күркәм дата белән гаиләне котлап Арча муниципаль районы Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Хәмидуллин Р.В. символик бүләк тапшырды.
2020 елның 10 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе Инстаграм һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган яңа рубрика эшли башлады.
2020 елның 9 июнь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 13 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Афзалов Алҗберт Мурат улы улы һәм Ландыш Тагир кызы гаиләсендә булды.
2020 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан өч йөзенче сабый тууы теркәлде. Әти-әниләр үз кызларына Ойша дип исем бирделәр, бу «тормыш» дигәнне аңлата. Сабый тормышында беренче документ алырга бәхетле әни һәм бабай килде. Сабыйга һәм аның тату гаиләсенә иминлек, гаилә бәхете һәм сәламәтлек телисе килә.