Бүген Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ике тантаналы никах теркәү тантанасы узды. Туйларын Россия көненә билгеләп яшь парлар үзләренә икеләтә бәйрәм ясадылар.
Бу көнне, Мендельсон маршыннан тыш, кияү һәм кәләшләр өчен район хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М. исеменнән котлау сүзләре яңгырады. Ул яшь парларга тынычлык, иминлек, гаиләләренә һәм илебезгә чәчәк атуын теләде һәм ГХАТ бүлегенең символик бүләкләрен тапшырды.