Россия көне иң яшь, иң патриотик бәйрәм. Шушы бәйрәм көнендә Баулы ГХАТ бүлегендә ике яшьүсмергә Россия гражданы паспорты тапшырылды.
Бу чарада «Баулынефть» идарәсенең ветераннар Советы Рәисе Фәтхуллин Чулпан Гали улы да катнашты. Ветераннар хәрәкәтендә тырышлыгы һәм гражданнарны патриотик тәрбияләү эшендә актив катнашканы өчен ветеранга «Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен» медаль тапшырылды.
ГХАТ бүлеге хезмәткәре Альбина Ахметова яшьүсмерләрне Россия көне бәйрәмене, паспорт тарихы белән таныштырды. Яшь гражданнарны Баулы районы Башлыгы урынбасары Ринат Хамидуллин котлады һәм паспортлар тапшырды. Һәр яшьүсмергә бөек ил өчен горурлык билгесе булган триколор лентасы тапшырылды.