Әлмәт шәһәрендә 13 пар игезәк балалар тууы теркәлде

2020 елның 9 июне, сишәмбе

2020 елның 9 июнь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 13 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Афзалов Алҗберт Мурат улы улы һәм Ландыш Тагир кызы гаиләсендә булды. 5 июнь көнне аларның  ике уллары туды.Яңа туган сабыйларга Азалия һәм Азат исемнәре кушылды. Игезәкләр туу белән гаилә күп балалы гаилә булды, аларның уллары Әмир үсеп килә. Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын – туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.

Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International