Шушмабаш авыл җирлегендә 58 ел бергә гомер иткән Габделбари Габделхай улы һәм Гөлйозем Гыйлван кызы Мортазиннарны өйләренә барып котладылар. Әлеге күркәм дата белән гаиләне котларга Арча муниципаль районы Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов В.В. килде. Тантана сәбәпчеләре адресына бик күп җылы котлаулар яңгырады.