Россия көнендә Әлмәт шәһәре туйлары

2020 елның 12 июне, җомга

Россия көне — 12 июнь — Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме. Ел саен 1990 елның 12 июнендә РСФСР Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көнне 1992 елдан бирле билгеләп үтелә. 2020 елның 12 июнендә, Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда 12 бәхетле пар үз гаилә берлеген кордылар.

Район башкарма комитеты ГХАТ идарәсе коллективы яшь парларны истәлекле вакыйгалары белән котлый. Гаиләгез туй көнегез кебек якты, күңелле, булсын. Сезгә гаилә бәхете, җылылык, шатлык, мәхәббәт телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International