Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә коронавирус пандемиясе белән бәйле карантиннан соң, тантаналы рәвештә никах теркәү башланды. Июнь аенда Артем һәм Ралина Долговлар үзләренең никахларын тантаналы рәвештә теркәгән беренче пар булдылар. Кияү белән кәләш, аларның әти-әниләре һәм кунаклар, шулай ук никахны теркәүче битлек һәм перчаткалардан иделәр.