2020 нче елның 16 нчы июнендә Алабуга районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ГХАТ бүлеге бинасы янындагы территорияне төзекләндерү буенча өмә оештырдылар. Клумбалар, вазоннар төзекләндерелде, чәчәкләр утыртылды. Бернигә карамастан, Алабуга шәһәрендә Туй сезоны башлана. Якты чәчәкләр яшь парларга, кунакларга, бүлек хезмәткәрләренә һәм барысына да күтәренке кәеф тудыра.