Нурлат районында Россия көне

2020 елның 14 июне, якшәмбе

Без бөек тарихы булган бөек илдә яшибез. Иртәгә-12 июньдә ил күләмендә Россия көне бәйрәм ителә. Бу бәйрәм-милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы. Илебезнең төп байлыгы булып энергиясе, талантлары, инициативасы, хезмәтебезне алга этәрүче, без горурлана алырлык нәтиҗәләргә ирешүче гражданнары  тора һәм бүгенгесе көндә дә шулай булып кала бирә.

Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Нурлат шәһәренең Никахлашу сараенда хезмәт ветераннарын һәм гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү булып узды. Чакырылган кунаклар арасында төрле тармак ветераннары, үзләренең тормышы һәм хезмәт эшчәнлеге Нурлат муниципаль районының һәм Нурлат шәһәренең чәчәк атуына һәм үсешенә багышланган матур күңелле, якты шәхесләр: Галәүтдинова Әлфия Салих кызы - Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе, Мөхәммәтова Фәүзия Якуб кызы - Нурлат районы шагыйрәсе, "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе, нефть тармагының атказанган хезмәткәрләре Ишкинеев Дамир Азат улы, Морозов Василий Степанович, Сафиуллин Риф Әхтәм улы, Шарапов Касыйм Шакир улы, Кузнецов Михаил Валентинович, Хәйдәрҗанов Ирек Салихҗан улы – авыл хуҗалыгы тармагы атказанган хезмәткәрләре, төзелеш өлкәсендә хезмәт куючылар,  40 ел бергә гомер иткән Габделәхәт Гапделхәй улы һәм Мәдинә Кадыйр кызы Сәйфетдиновлар гаиләсе. Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин чакырылган кунакларга «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел"  истәлекле билгесен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International