2020 елның 20 июнендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә, Шиһабетдиновлар Әгзәм Зәйни улы һәм Ленира Сәлим кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мухаметшина А.Т. юбилярларны котлап, Татарстан Республикасы Арча муниципаль район башлыгы Нуриев И. Г. исеменнән котлау хаты тапшырды, хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А. М. юбилярлрны котлап ЗАГС бүлегенен символик бүләген тапшырды. Юбилярларны котларга балалары һәм оныклары килгән иде.