2020 нче елның 19 нчы июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Газизуллиннар гаиләсенең юбилей тантанасы булып узды.
Һәр гаиләнең үз мәхәббәт тарихы бар: беренче очрашу, беренче тапкыр мәхәббәт аңлату һәм әлбәттә эйтеп бетергесез сүзләр «син миңа кияүгә чыгасыңмы ?». Хәниф Касыйм улы һәм Разия Хафиз кызының 50 еллык гаилә юлы нәкъ менә шушы сүзләрдән башланып киттә дә инде. Ярты гасыр бергә булу – бу гаилә өчен зур кыйммәт һәм намуслык символы.
Хәниф Касыйм улы һәм Разия Хафиз кызы гаилә тормышы дәверендә ике бала тәрбияләп үстергәннәр.Хәзерге көндә оныкларының шатлыкларына сөенеп яшиләр.
Бәйрәм тантанасында ГХАТ идарәсе белгечләре юбилярларга озын гомер һәм иминлек теләделәр, юбилярларның исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.