Бүген Казан шәһәре Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә яңа туган баланы тантаналы чыгару барышында, гаиләләрендә бишенче бала – Имран туган, Рөстәм һәм Эльвира Шәймурзиннарга дәүләт теркәве турында таныклык тапшырылды.
Бу шатлыклы вакыйга белән гаиләне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов котлады. Ул балаларга һәм аларның әти-әниләренә нык сәламәтлек теләде. Һәм күп балалы Шәймурзиннар гаиләсенең республикада демографияне үстерүгә зур өлеш кертүен соклану белән билгеләп үтте.