ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Нурлат шәһәре Никахлашу сараенда фидакарь рәвештә батырларча районның күпмилләтле халкыбыз сәламәтлеге сагында торучы сәламәтлек саклау системасы вәкилләрен бүләкләү тантанасы узды. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады.

«Җиңү шатлыгы» проекты төрле буын, яшь, һөнәр, фикер һәм сәяси карашлы кешеләрне бердәм хис – җиңүче ил гражданнарының ихлас шатлыгы белән берләштерүгә юнәлдерелгән.

ГХАТ бүлегенең барлык хезмәткәрләре дә, актив тормыш позициясе булган кешеләр буларак, Алабуга муниципаль районының сайлау участоклары комиссияләре эшендә актив катнашалар. Россиядә ял көне дип игълан ителгән 1 июль сайлау комиссиясе әгъзалары һәм күзәтүчеләр өчен катлаулы һәм киеренке эш көне булачак. Бу эшнең нәтиҗәсе булып, дәүләт һәм гражданнар мәнфәгатьләрен яклау максатларында, Россия Федерациясе Конституциясен камилләштерүгә юнәлдерелгән уңышлы тавыш бирү булыр дип өметләнәбез.


24
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Ак күгәрчен-дөньяның иң танылган символы. 2020 елның 24 июньдә  Ватанны саклаучылар хөрмәтенә, бөтен җирдә тынычлыкка тугрылык билгесе итеп, һәркемгә бүгенге тыныч тормыш символы буларак, зәңгәр фигурасын ясарга тәкъдим итәләр.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, сугыш ветераннарының чиксез батырлыгы, каһарманлыгына һәм фидакарьлегенә баш ию һәм хөрмәт йөзеннән, Нурлат шәһәренең Никахлашу сараенда Киекле авылында туып-үскән Сәгыйр Әхмәт улы Сафинның туганнарына «Батырлык өчен» бүләге тапшырылды.

2020 елның 24 июнендә Алабуга муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын — кыз депутатлар берләшмәсенең чираттагы утырышында Алабугадан Полянскийлар гаиләсенә тапшырылган чәй сервизын тапшырды. Владимир Павлович һәм Маргарита Григорьевна-Бөек Ватан сугышында катнашучылар.

24 июндә Сарманда 2020 елда район буенча йөзенче булып теркәлгән сабыйны чыгару тантанасы узды. Кечкенә Булат – Илдар һәм Рузилә Нуртдиновлар гаиләсендә икенче бала.


23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Июнь ае – ачык кызыл төстәге черешня һәм назлы ромашкалар белән сөендереп торган җиләк һәм пион исе белән тулган матур вакыт. Халык сынамышлары июнь аендагы яшь парларга мәңгелек мәхәббәт, яшьләргә бергә озак һәм бәхетле гомер, үзара килешеп яшәргә вәгъдә итә.


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре, Бэлла Ивановна Махотина җитәкчелегендә, Ватан өчен сугышкан батырларны искә алдылар, Җиңү Монументына чәчәкләр салдылар.


21
июнь, 2020 ел
якшәмбе

Күп кенә парлар үзләренең таныклыкларында истә калырлык даталарын күрергә тели. Тантана өчен иң матур һәм иң көтелгән көннәр, гадәттә, янәшә басып торган яки чиратлашып килгән саннар була. Агымдагы 2020 ел шундый көннәргә бай — "икеле"ләр күбрәк булган саен, яхшырак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International