Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, сугыш ветераннарының чиксез батырлыгы, каһарманлыгына һәм фидакарьлегенә баш ию һәм хөрмәт йөзеннән, Нурлат шәһәренең Никахлашу сараенда Киекле авылында туып-үскән Сәгыйр Әхмәт улы Сафинның туганнарына «Батырлык өчен» бүләге тапшырылды. Ул Бөек Ватан сугышында 496 тау-йөк миномет полкы составында катнашкан. Сталинград фронтында сугышкан, Харьков һәм Белгород шәһәрләрен азат итү өчен барган бәрелешләрдә, Курск дугасында авыр сугышларда, Җитомир шәһәре өчен барган сугышларда катнашкан.
«ТАССР барлыкка килүнең 100 еллыгы» истәлекле билгесе белән билгеләп үтелделәр: Абдуллин Заһир Кәрим улы – Татарстан Республикасы Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре хәрби комиссары, Әхмәтшин Менир Вәгыйзь улы – клиника-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр катнашучысы, «Кызыл йолдыз» ордены иясе, Галәветдинов Идеал Муса улы – Нурлат шәһәренең мактаулы гражданины, Кораллы көчләр ветераны, отставкадагы полковник.
Нурлат мунииципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Сәлимович Әхмәтшин бүләкләнүчеләрне котлап, халкыбызның бөек сынаулар уздырып кына калмыйча, алардан җиңүче булып чыгарга, илебезнең бәхетле тормышын һәм тынычлыгын тәэмин итәргә сәләтле булуын исбатлаучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Ветераннарга сәламәтлек, озын гомер теләде!