Июнь ае – ачык кызыл төстәге черешня һәм назлы ромашкалар белән сөендереп торган җиләк һәм пион исе белән тулган матур вакыт. Халык сынамышлары июнь аендагы яшь парларга мәңгелек мәхәббәт, яшьләргә бергә озак һәм бәхетле гомер, үзара килешеп яшәргә вәгъдә итә. Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Пикушевлар, Кочкиннар, Мартыновлар, Голубевлар һәм Бочкаревлар яшь парлары гаилә кордылар.