24 июндә Сарманда 2020 елда район буенча йөзенче булып теркәлгән сабыйны чыгару тантанасы узды. Кечкенә Булат – Илдар һәм Рузилә Нуртдиновлар гаиләсендә икенче бала.
Нуртдиновлар гаиләсен котларга район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, баш табиб Айрат Галимов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, туганнары һәм якыннары килгән иде.
Фәрит Мөнәвирович Нуртдиновлар гаиләсен тулылануы белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде, туу турында таныклык, «Татарстан АССРның 100 еллыгы» истәлек билгесен, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга туганнары һәм якыннары да кушылды.