2020 елның 22 июнь көнендә, нәкъ 79 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган. Кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш. Дәһшәтле язмышлар, өметләре өзелгән кешеләрнең гомерләре хәзергә һәм аннан соңга бүленә.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре, Бэлла Ивановна Махотина җитәкчелегендә, Ватан өчен сугышкан батырларны искә алдылар, Җиңү Монументына чәчәкләр салдылар. Анда , электрон Хәтер Китабы урнаштырылган павильонда, Ширәмәт (хәзер Түбән Кама) райвоенкоматыннан фронтка киткән 8 мең якташыбыз турында мәгълүмат, биография, фронт хатлары, фоторәсемнәр урнаштырылган.
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады!