Нурлат шәһәренең Никахлашу сараенда районның сәламәтлек саклау системасы вәкилләрен тантаналы бүләкләү уздырылды

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Нурлат шәһәре Никахлашу сараенда фидакарь рәвештә батырларча районның күпмилләтле халкыбыз сәламәтлеге сагында торучы сәламәтлек саклау системасы вәкилләрен бүләкләү тантанасы узды.

Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады. Үз чыгышын ул сәламәтлек теләүдән башлады, чөнки бүген ил өчен катлаулы чорда бу – барлык кешеләрнең тормышын һәм иминлеген тәэмин итүдә иң мөһиме булып тора.

Ә чараның иң дулкынландыргыч өлеше – Нурлат үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләрен бүләкләү булды. Алмаз Әхмәтшин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде һәм Нурлат РҮХнең баш табибы Айдар Сәгъдиевка, 40 ел бергә гомер итүче Рөстәм һәм Тәнзия Йосыповлар гаиләсенә, ТР атказанган табибы, Сәламәтлек саклау отличнигы Мансур Галимовка, гомуми практика табибы Ләйлә Фәттаховага, шулай ук үзәк даруханәнең элеккеге мөдире Александра Лесняковага «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлекле билгеләрен тапшырды. Бер төркем медицина хезмәткәрләренә югары профессионализм һәм сәламәтлек саклау системасында күпьеллык хезмәтләре өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, Нурлат муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары, республиканың сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Күркәм чара район үзешчәннәре чыгышы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International