Никахлашу өчен матур дата

2020 елның 21 июне, якшәмбе

Күп кенә парлар үзләренең таныклыкларында истә калырлык даталарын күрергә тели. Тантана өчен иң матур һәм иң көтелгән көннәр, гадәттә, янәшә басып торган яки чиратлашып килгән саннар була. Агымдагы 2020 ел шундый көннәргә бай — "икеле"ләр күбрәк булган саен, яхшырак. 2020 елның 20 июнь дә шундый көннәрнең берсе булды. Бу көнне Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 10 пар үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәде. Яшь парларны гаилә туу белән котлыйбыз! Тормышыгыз нык, озын һәм бәхетле булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International