2020 елның беренче яртыеллыгында Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан 328 гражданлык хәле акты теркәлгән, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 31 актка кимрәк.
Иленең лаеклы гражданы булып, юридик көчкә ия паспортны кулына алган яшь кешенең үз сүзе булуын шәхсилеген раслый. Быелның 29 июнендә Балтач районы башкарма комитетының гражданлык хәлен рәсмиләштерү булегендә 5 балага шәхесләрнен раслаучы таныклык тапшырылды.
Чистай Никахлашу сараенда Макаровлар гаиләсен никахлашу юбилее белән котлыйлар.Кырык ел элек, нәкъ менә Чистай ГХАТ идарәсендә яшь Галина һәм Валерий никахларын теркәделәр. «Рубин туе» – бу юбилейны әнә шулай атыйлар.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре яңа өйләнешүчеләр белән бергә, шәһәр халкын Яшьләр көне белән котладылар.
2020 елның 27 июнендә Түбән Кама шәһәренең беренче төзүчеләре Коршиннар гаиләсе үзенең бриллиант юбилеен-60 еллыгын билгеләп үтә.
«Татарстан АССРда никах төзегән гаиләләрне хөрмәтләү» проекты кысаларында, агымдагы елның 27 июнендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан «Бриллиант» юбилярны – Шәйхетдиновлар гаиләсен бүләкләү тантанасы үтте.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре агымдагы елның икенче кварталында никахларын теркәгән кәләшләрнең иң сирәк исемнәрен атадылар: Гөлфизия, Зәримә, Язилә, Назлыгөл.
Бер бала бер бәхет дисәләр, шул ук вакытта ике яки аннан да күбрәк бала туса бу бәхет икеләтә арта. 2020 елның 26 июнь көнне Балтач районы башкарма комитетының ГХАТ булегендә игезәк балаларга туу турында таныклыклар тапшыру чарасы узды. 25 июнь көнне Балтач районы Көек авылында яшәүче Рәмис һәм Ландыш Гыйлаҗевлар гаиләсендә Мәдинә һәм Мәликә исемле, энҗе бөртегедәй игезәк кызлар дөньяга килгән. Гыйлаҗевлар гаиләсендә бу беренче һәм икенче балалар.
Июнь – җәйнең беренче ае, җәйге кояш торышының ае. Һәм гадәттән тыш башка бер ай да июнь ае башланган көнне башланмый икән. Җәйнең беренче аенда туган балалар бик максатчан.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре өйләнешүчеләр белән бергә яраткан республиканы бер гасырлык юбилее белән котладылар.