Агымдагы елның 6 аенда Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә 495 яңа туган бала теркәлгән. Аларның 257е – малай һәм 238е – кыз, шул исәптән 7се игезәк.
Беренче бала 182 гаиләдә, икенчеләре – 189 гаиләдә туган. Бөгелмә районында 124 гаилә күпбалалы булган.
2020 елның 4 июлендә Арча муниципаль районында Альберт Хәким улы һәм Рәмзия Шәрип кызы Хәмидуллиннар гаиләсенә иҗтимагый бүләк, «Мәхәббәт һәм тугрылык " медале тапшырылды. Тантана онлайн режимында узган Сабантуй-2020не бәйрәм итү кысаларында узды.
2020 елның 3 июлдә, Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 15 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Хафизов Алмаз Кимал улы һәм Ольга гаиләсендә булды. 26 июндә аларның ике малай туды. Яңа туган сабыйларга Рафаэль һәм Адам исемнәре кушылды.
2020 елның 3 июлендә Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараеның тантаналы шартларда Исхаковлар гаиләсенең алтын юбилее булып узды.
2020 елның 2 июлендә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре, яшь парлар өчен «Ромашкалы бәхет тартмасы» дип аталган романтик акциясе әзерләделәр.
Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Ирина һәм Сергей Ястребовлар гаиләсендә игезәкләр туу теркәлде.
Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Аксубай районы территориясендә 21737 сайлаучы теркәлгән. 30 июньгә районда сайлаучыларның 83 проценты тавыш бирде. Аксубай районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге әһәмиятле вакыйгадан читтә калмады. Тавыш бирүнең беренче көннәрендә үк алар тавыш бирү өчен участокларга килделәр һәм үзләренең гражданлык бурычларын үтәделәр.
Сораштыруның максаты – оешмаларның мәгълүмати куркынычсызлык һәм белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны әзерләү белән канәгать булу дәрәҗәсен билгеләү, мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә персонал сайлауда кыенлыкларны ачыклау һәм әлеге белгечләрнең санын үзгәртү буенча планнар булдыру.
2020 елның 1 июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә туучылар санына йомгак ясадылар.
2020 елның 1 июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре иң популяр ир-ат һәм хатын-кыз исемнәрен атадылар.