Чистай ЗАГС бүлегендә игезәкләр теркәлде

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Ирина һәм Сергей Ястребовлар гаиләсендә игезәкләр туу теркәлде.

2020 елның 26 июнендә искиткеч сабыйлар дөньяга килде. Әти-әниләр балаларны Таисия һәм Савелий исемнәре белән атадылар. Ир белән хатынның тагын олы уллары бар.

ГХАТ бүлеге белгечләре туу турында таныклыклар белән бергә ата-аналарга истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм хәзер инде күп балалы гаиләгә бәхет теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International