Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Аксубай районы территориясендә 21737 сайлаучы теркәлгән. 30 июньгә районда сайлаучыларның 83 проценты тавыш бирде. Аксубай районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге әһәмиятле вакыйгадан читтә калмады. Тавыш бирүнең беренче көннәрендә үк алар тавыш бирү өчен участокларга килделәр һәм үзләренең гражданлык бурычларын үтәделәр.