Агымдагы елның 6 аенда Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә 495 яңа туган бала теркәлгән. Аларның 257е – малай һәм 238е – кыз, шул исәптән 7се игезәк.
Беренче бала 182 гаиләдә, икенчеләре – 189 гаиләдә туган. Бөгелмә районында 124 гаилә күпбалалы булган.
Иң популяр исемнәр арасында – Михаил, Никита Данил, Ева, Милана, Мирослава.
Гадәти булмаган кыз исемнәре арасында – Айза, Айлин, Сальсабиль, малайлар арасында – Әгъзам, Савва, Рудэль исемнәре бар.