Әлмәт шәһәрендә 15 пар игезәк балалар тууы теркәлде

2020 елның 4 июле, шимбә

2020 елның 3 июлдә, Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 15 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Хафизов Алмаз Кимал улы һәм Ольга гаиләсендә булды. 26 июндә аларның ике малай туды. Яңа туган сабыйларга Рафаэль һәм Адам исемнәре кушылды.

Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.

Чын күңелдән малайларыгыз тууы белән котлыйбыз. Сабыйларга сәламәтлек һәм иминлек, бәхетле язмышлар телибез.

Йортларыгызда һәрвакыт зур бәхет һәм күңелле көннәр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International