Кешенең шәһесен раслаучы таныклык тапшыру яшьләр тормышында дулкынландыргыч, әһәмиятле чараларның берсе

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Иленең лаеклы гражданы булып, юридик көчкә ия паспортны кулына алган яшь кешенең үз сүзе булуын шәхсилеген раслый. Быелның 29 июнендә Балтач районы башкарма комитетының гражданлык хәлен рәсмиләштерү булегендә 5 балага шәхесләрнен раслаучы таныклык тапшырылды.

Бәйрәм башында ук Балтач районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре  үзләренең ихлас теләкләре белән бергә киңәшләрен дә җиткерделәр: - «Кулга паспорт алу- өлкәнәю тормышына ныклы адым. Таныклыкка сакчыл карашта булыгыз, Рәсәй гражданины исемен лаеклы йөртегез», – диделәр алар.

Ә паспортларны яшьүсмерләргә Россия Гимны астында ОУФМС испекторы Ришат Гибадуллин тапшырды. Тантаналы чарада яшьүсмерләрнең шатлыкларын шулай ук Балтач районы ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, «Яшь гвардия» оешмасы җитәкчесе Зилия Мортазина да бүлештеләр. Чара барышында: «Бүген сезнең өчен дә, әти-әниләрегез өчен дә үзенчәлекле көн. Онытмагыз - Рәсәй гражданнары булу зур горурлык! Таныклык алгач сез тормышка да зурларча карый башларсыз, эш-гамәлләрегезгә дә сез хәзер үзегез җавап бирәсез. Сезнең өскә җаваплылык та, бурычлар да бирелә. Илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз, киләчәгебез  сезнең кулларда.Дөньяда үз аңыгыз, карашыгыз булган яшьләр итеп күрсәтегез үзегезне, максатларга ирешеп яшәгез!» – дигән теләләр яңгырады. Котлауларга балаларның шатлыкларын уртаклашырга дип килгән әти-әниләр дә кушылды. Шулай ук яшь балтачлыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тантаналы чара күмәкләшеп фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International