Һэрбер бала дөньяга үз бәхете белән аваз сала

2020 елның 26 июне, җомга

Бер бала бер бәхет дисәләр, шул ук вакытта ике яки аннан да күбрәк бала туса бу бәхет икеләтә арта. 2020 елның 26 июнь көнне Балтач районы башкарма комитетының ГХАТ булегендә игезәк балаларга туу турында таныклыклар тапшыру чарасы узды. 25 июнь көнне  Балтач районы Көек авылында яшәүче Рәмис һәм Ландыш Гыйлаҗевлар гаиләсендә Мәдинә һәм Мәликә исемле, энҗе бөртегедәй игезәк кызлар дөньяга килгән. Гыйлаҗевлар гаиләсендә бу беренче һәм икенче балалар.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова: «- Балаларны исәнлектә, әти-әни тигезлегендә үстерергә язсын сезгә,» – дип ихлас теләкләрен җиткерде. Шулай ук балалар туу уңаеннан Татарстан Президенты Р.Н. Миннехановның тәбрикләү сүзләрен ирештереп, бәхетле әти-әнинең кулларына сабыйларның тәүге документларын – туу турында таныклыклар тапшырды.

Билгеле бала туу белән мәшәкатьләр арта, йокысыз төннәр күбәя. Әмма болар барысы да Гыйлаҗевлар гаиләсе өчен күңелле мәшәкатьләр булсын, бәхетләре түгәрәк, тормышлары бөтен булсын аларның.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International