Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре агымдагы елның икенче кварталында никахларын теркәгән кәләшләрнең иң сирәк исемнәрен атадылар: Гөлфизия, Зәримә, Язилә, Назлыгөл.
Икенче квартал «чәчәкле» кәләшләрнең күп булуы белән сөендерде - Лилия, Резедә, Ландыш,Лиана. Әлбәттә, ГХАТ Идарәсендә Вера, Надежда, Любовь һәм шулай ук, җиңүче Виктория исемле кәләш тә теркәлде.