Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә бриллиант туй

2020 елның 27 июне, шимбә

2020 елның 27 июнендә Түбән Кама шәһәренең беренче төзүчеләре Коршиннар гаиләсе үзенең бриллиант юбилеен-60 еллыгын билгеләп үтә.

Иван Васильевич һәм Анна Прохоровна Лениногорск шәһәрендә танышканнар, шунда ук туй үткәргәннәр.

Бурыч хисенә таянып, Иван Васильевич булачак Түбән Кама территориясенә 1960 елның 25 декабрендә санно-трактор поезды колоннасында килә. Аның тормыш иптәше, ул вакытта беренче бала тууын көтә һәм бу карар турында "яңа шәһәр төзергә киттем" дигән кечкенә генә хаттан белә.

Бүгенге көндә Коршиннар гаиләсе зур байлыкка ия: ике кызлары, дүрт оныклары һәм биш оныкчыклары бар.

2020 елда Коршиннар гаиләсе " Гаилә - Түбән Кама горурлыгы" муниципаль конкурсында җиңү яулады. ГХАТ Идарәсенең баш белгече Лилия Галиәхмәтова бакчага барып, Иван Васильевич белән Анна Прохоровнаны юбилейлары белән котлап, аларга сәламәтлек, иминлек теләп, ГХАТ Идарәсенең Мактаулы актын тапшырды. Аларның исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International