2020 елның 25 июнендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы билгеләп үтелә. Тормыш сыйфатын яхшырту программаларын уңышлы гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, яшь гаиләләр һәм бәхетле балачак өчен ышанычлы нигез булдырылганга, Татарстан - илнең алдынгы төбәкләре исәбенә керә.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре өйләнешүчеләр белән бергә яраткан республиканы бер гасырлык юбилее белән котладылар. Бу көнне никахларын теркәгән барлык парлар да Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан истәлекле сувенирлар алдылар.