2020 елның 18 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә алтын юбилярлар Иванкиннар Александр Максим улы һәм Нина Петр кызы өчен Мендельсон маршы яңгырады.
Бу көнне никахлашу Сараеның төп залында юбилярларның туганнары һәм якыннары җыелды, җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады.
ГХАТ идарәсе белгечләре Иванкиннарга бәхет, сәламәтлек, иминлек теләделәр, ГХАТ Идарәсенең Мактаулы актын һәм җирле «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы исеменнән котлау хаты тапшырдылар.