Яр Чаллыда медицина һәм социаль хезмәткәрләр гаиләләрен хөрмәтләделәр

2020 елның 19 июне, җомга

2020 елның 19 июнендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Медицина һәм социаль өлкәләрдә хезмәт куючы гаиләләрне хөрмәтләделәр. Бәйрәм тантанасы хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең «Мәрхәмәт – Милосердие» – «Игелек кыл» хәйрия акциясе кысаларында узды. Гаиләләргә планшетлар һәм бүләкләр тапшырылды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева, шәһәр Советы депутатлары Ләлә Камалетдинова, Венера Туктарова, Жанна Хәлиуллина катнашты.

Чаллы шәһәренең күп балалы гаиләләре Нина һәм Владимир Медведевлар, Ичамовлар, Александр һәм Дарья Чугаевлар, Олег һәм Светлана Носовлар планшетка ия булдылар. Нина Медведева «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Гаилә пары биш бала тәрбияли. Александр Чугаев ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры булып эшли. Ир белән хатынның өч баласы бар. Светлана Носова Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Гаиләдә биш бала тәрбияләнә. Бәйрәм кунаклары өчен «Лаймс» вокал төркеме, «Кызыл тау» мәдәният үзәге солисты Наил Әнәсов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International