2021 елның 24 февралендә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә гаилә тормышының алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үткән 7 бәхетле пар өчен яңадан Мендельсон маршы яңгырады. Юбилярлар, олы яшьтә булуга карамастан, тормыш белән кызыксынуны һәм тәмен саклап калдылар, ә иң мөһиме – мәхәббәт һәм хөрмәт. Тантаналы вакыйганы юбилярларның балалары һәм оныклары бүлештеләр.
2021 елның 24 февралендә Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу сараенда Колпаковларның 20 еллык юбилее тантанасы булды.
Михаил моннан 65 ел элек салкын февральнең бер кичендә клубтан кайта да, әнисенә өйләнергә, Совет Армиясе көненә үзенә бүләк ясарга җыенуын әйтә. Бер ай чамасы элек кенә 18 яшен тутырган улының бу теләгенә каршы килми әнисе. Кем белән йөргәнен дә белә. Егет ниятен иптәше Алексейга җиткерә һәм ике егет план коралар. Ике көннән кыз килешәләр. Менә алтмыш биш ел инде Михаил белән Анна 23нче февральдә икеләтә бәйрәм ясыйлар.
Ватанны саклаучылар көнендә Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе белгечләре Мәңгелек утка чәчәкләр салуда катнаштылар.
Бу көнне Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 10 яңа гаилә теркәлде. Аномаль салкын, салкын һәм көчле җил булуга карамастан, ГХАТ бүлегенең тантаналар залында яшь парларның һәм аларның кунакларының күзләрендә язгы атмосфера хөкем сөрде.
Ватанны саклаучылар көне, «Нык гаилә» партия проекты кысаларында, Татарстан Республикасында Туган теллэр хэм халыклар бердэмлеге елына багышлап ГХАТ бүлегендә гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү һәм яшь Яңа Чишмәлеләргә паспортлар тапшыру тантанасы узды.
2021 елның февраль аенда Низаметдинов Айнур һәм Талия никахларын законлы рәвештә теркәделәр. Кайбыч районы оешуга 30 ел уңаеннан, Башкарма комитет җитәкчесе аларны бәхетле көннәре белән тәбрик итеп истәлекле бүләкләр тапшырды.
Матур даталар 21 гыйнвар һәм 2021 елның 21 февралендә яшь парларга дәүләт хезмәтләре порталында җәдвәл ачылганнан соң берничә көн эчендә броньлаштырылды.
2021 нче елның 20 нче февралендә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының Кирлегәч авыл җирлегендә Нуртдинов Мәсгут Вәзыйх улы белән Галибә Әбүзәр кызы алтын туйларын билгеләп үтте. Нәкъ менә 50 ел элек, 1971 нче елда 20 нче февральдә Нуртдиновлар гаиләсе Татарстан АССР Лениногорск районы Кирлегәч авыл Советында никахларын рәсми рәвештә терки. Шул вакыттан бирле күп вакыт узса да күп нәрсә үзгәрсә дә, алар бер-бернә карата мәхәббәт, тугрылык һәм тирән хөрмәт, бу хисләрне гомер буе алып бара белгәннәр. Берсүзсез, Нуртдиновлар гаиләсе-барлык буыннар өчен дә иң лаеклы үрнәк!
Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе белгечләре өчен бәйрәм яллары Халыкара туган тел көненә багышланган искиткеч концерттан башланды.