Илсөя һәм Рәсим Фассаховлар гаиләсе узләренең гаилә корган көннәрен онытмаслык итеп һәм барлык гореф-гадәтләр буенча уткәрергә булдылар. Никахлашу татар телендә узды, ә кунакларны милли ризык чәк-чәк белән сыйладылар. Район хакимияте исеменнэн яшь гаиләгә бәхет һәм иминлек теләп буләк тапшырылды.
Бүген, 20 февраль көнне, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Федоровлар – Андрей Владимирович һәм Виктория Владимировна гаиләсендә өченче бала туу теркәлде. Станислав исемле көтеп алынган бала дөньяга килде. Станислав исеме килеп чыгышы буенча иске рус, славян исеме.
Бүген әби белән бабай янәдән кияү һәм кәләш кебек. Әлфинур апа белән Хамис абый 1956 елда өйләнешәләр. «Сезне тимер туегыз белән котлыйбыз» дигән сүзләр белән гаилә башлыгы килешми. «65 түгел, ә 67 ел бергә без» дип төзәтә ул. Хамис исемле егет беренче караштан ук мөләем Әлфинурга гашыйк була.
23 февральдә без Россиягә намуслы һәм тугрылыклы хезмәт иткән, бөек Ватаныбызның чәчәк атуына бөтен көчләрен, энергиясен һәм талантын биргән, хәзергесе өчен җаваплы булган, тотрыклы киләчәккә нигез салган, чын ир-егетләрне хөрмәтлибез.
2021 елның 20 февралендә конференциядә катнашучылар теркәлүнең нечкәлекләрен белделәр һәм үз сорауларына җаваплар ишеттеләр.
21 февраль көнне билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе яшьләре бер-берсенә төрле телләрдә яратуларын белдерделәр.
2021 елның 19 февралендә Алексеевск башкрама комитетының ГХАТ бүлегендә – Лохиннар гаиләсенең “алтын туй” юбилее билгеләп үтелде. Александр Иван улы белән Татьяна Николай кызы 50 ел уртак пар канат булып гомер итәләр.
Битаман авыл җирлегендә яшәүче Мәгъсүм Галимҗанов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гаилә башлыгынын юбилееннан тыш, Мәгъсүм абый белән Нурания апа 65 ел бергә гомер итүләрен дә билгеләп үттеләр. Өлкән буын белән бергә гаилә бәйрәменең шатлыкларын өч кызы, улы, алты оныгы уртаклаша.
«Казан» гаилә үзәгенең чаралар белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Николаева Ольга укучыларга ГХАТ органнарының нинди эш алып барулары, бурычлары, аларның эшенең әһәмияте турында сөйләде. Мәктәп яшендә үк гаиләгә дөрес мөнәсәбәт булдыру, әхлакый һәм гаилә кыйммәтләренә ия булу бик мөһим. Киләчәктә яшьләргә бу белемнәр үзләренең шәхси гаиләләрен коруда ярдәм итәчәк.
Халык традицияләре буенча февраль ае туйлар үткәрү өчен иң яхшы ай булып санала. Февраль аенда уздырылган туй яшь парларга ныклы никах бүләк итәчәк, алар арасында җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр булачак.