Арчада «алтын» юбилярларны котладылар

2021 елның 6 марты, шимбә

8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «Ныклы гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында Илгизәр Каюм улы һәм Ләйсирә Минһаҗ кызы Әхмәтовларны котладылар.

Бүген ГХАТ бүлеге белгечләре юбилярларга 50 ел элек ир белән хатын дип игълан ителгән минутларын искә төшерделәр.

Район хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М., район ветераннар советы рәисе Хәмидуллина Р. Ш. һәм «Үзәк» ТОЦ рәисе Прахов Р. А. юбилярларны котлап район башлыгы Нуриев И.Г. котлау хатын, ЗАГС бүлегенен символик бүләген, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International