8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, "Ныклы гаилә" проекты кысаларында 5 март көнне Сарман авылында яшәүче Рәшит һәм Роза Нигъмәтуллиннарны, Денар һәм Рәсимә Яһудиннарны –алтын туйлары, Марс һәм Флера Антиповларны зөбәрҗәт туйлары белән хөрмәтләделәр. Юбилярларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина һәм ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов котлап үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Гаиләләргә район Башлыгы Ф.М.Хөснуллинның Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.