«... письма прилежно собирать, оным реестры чинить, листы перемечивать...» - дип Бөек Петр боерды, ул архив эшенә нигез салган һәм хәтта архивариус вазыйфасын раслаган.
Һәм менә инде озак еллар дәвамында архивлар үткәннәргә ышанычлы үткәргеч булып тора. Ә аларда эшләүче кешеләр-архивариуслар, архивчылар-тарихны һәм күп буыннар эшен саклап баралар.
10 март көнне, Бөтенроссия архивлар көне кысаларында, никахлашу сараена 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәп укучылары кунакка килделәр.
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова кеше язмышын саклау турында, , архив, гражданлык хәле актларының язмалары, документларны саклау шартлары турында сөйләде.
Аннан соң укучылар өчен «Архив, вакыт һәм язмышлар көзгесендә " дигән темага квиз-дәрес үткәрделәр.
Ә архивлар көне быел май чабу атнасына туры килү сәбәпле, экскурсия ахырында балаларны сюрприз – ЗАГС рецепты буенча пешерелгән коймак белән сыйлау көтә иде.