Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов адресына Россия Федерациясе юстиция министры К.А. Чуйченкодан ГХАТ бердәм дәүләт реестрын формалаштыруны вакытында тәмамлаган өчен рәхмәт хаты килде.
Хатта билгеләп үтелгәнчә, соңгы дүрт ел дәвамында Россия Федерациясе субъектларының ГХАТ органнары тарафыннан гражданлык хәле актларын теркәү язмаларын конвертацияләү һәм аларны Гражданлык хәле актларын теркәүнең бердәм дәүләт реестрына тапшыру буенча эш алып барылды. Россия Федерациясе хөкүмәте күрсәтмәләре нигезендә чараларны тәмамлау вакыты 2020 елның 31 декабренә кадәр дип билгеләнде.
Әлеге эш 2020 елның 25 декабрендә тулысынча төгәлләнгән иде. Реестрга 1926 елдан бирле ГХАТ органнары архивларында саклана торган 524 миллионнан артык гражданлык хәле актлары язмасы тапшырылды.
Реестрны булдыру массакүләм социаль әһәмияткә ия булган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон форматка күчерүгә ярдәм итәчәк, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрне экстерриториаль принцип буенча күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, аларның һәркем өчен уңайлы булуын тәэмин итәчәк.
Реестр Россия Федерациясе халкы турында мәгълүмат булган Бердәм федераль мәгълүмат регистрын булдыру өчен нигез булып тора.
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы ГХАТ органнарының барлык коллективларына реестрны формалаштыру буенча чараларны вакытында тәмамлауны тәэмин итәргә мөмкинлек биргән эшне нәтиҗәле оештырган өчен рәхмәт белдерә.