Әти Көне алдыннан Андрей Первозванный Фонды популяр Россия җырчысы Диана Гурцкая һәм танылган сәяхәтче, рәссам Федор Конюхов ярдәме белән зур гаилә флешмобын башлап җибәрә һәм барыгызны да анда катнашырга чакыра!
10 июнь көнне Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, төп дәүләт бәйрәме – Россия көне алдыннан, 14 яше тулган бөгелмәлеләргә тантаналы рәвештә Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды. Яшь бөгелмәлеләргә паспортларны Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Борисовна Белова, полиция майоры Вера Борисовна Уфимцева тапшырды.
Россия көне иң яшь, иң патриотик бәйрәм. Шушы бәйрәм көнендә Баулы ГХАТ бүлегендә 6 яшьүсмергә Россия гражданы паспорты тапшырылды.
Агымдагы елның 10 нчы июнендә, Россия көне алдыннан Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә паспортлар тапшыру тантанасы үтте. Балалар белән тарихи минутларны зур кунаклар уртаклашты. Алар арасында район Башлыгы урынбасары Айнур Әгләмов, “Бердәм Россия” җирле партиясе сәркәтибе Голнур Хурамшина, җирле МФЦ учреждениясе җитәкчесе Елена Молостова, район мәгариф бүлеге методисты Голнара Мартынова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шайхетдинова бар иде.
Россия көне алдыннан ГХАТ идарәсе үз подписчиклары өчен «Многоликая Россия»виртуаль вернисаж әзерләде.
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә Бекеневлар гаиләсен Гаилә тормышы юбилее белән котлау мөрәҗәгате керде.
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә 1000 нче пар - Алексей һәм Мария Шубиннарның никахлары теркәлде.
Кадерле яшь парлар! Бу көн сезнең өчен озын һәм якты мөнәсәбәтләр башлану көне булсын. Сезгә мәхәббәтне, бер-берегезне сакларга һәм сөендерергә телибез. Бәхет, иминлек һәм аңлашып яшәүгезне телибез!
Яр Чаллы Тантаналар сарае җәйге туй сезонын ачып җибәрде.
Июнь аеның беренче атнасында Тантаналар сараенда бер-берсенә 100 дән артык пар бер-берсенә «Әйе» дип сүз бирәчәк.
2021 елның 5 июнендә Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче “үзенчәлекле” игезәкләре теркәлде. Шакировлар –Марат Фәрит улы һәм Юлия Тавван кызы гаиләсендә 2021 елның 3 июнендә бер минут аерма белән игезәк пар – кыз һәм малай туды. Аларны Инсаф белән Сабина дип атадылар. Алар Марат һәм Юлия гаиләсендә өченче һәм дүртенче бала. Бәхетле ата-ана инде ике ул үстерә – Ярослав һәм Лев.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 2021 нче елның 5 нче июнендә «Пушкин сүзе тылсымы»дип исемләнгән тематик көн узды.