ГХАТ Идарәсендә никах теркәү көне – яңа гаилә туу һәм ике кешенең язмышларын берләштерү көне дип санала. Шуңа күрә булачак парларга барлык нюансларны барлап, бу көнне идеаль ясыйсылары килә.
Күп кенә яшь пар туйларын матур датага билгеләргә тели, чөнки, ышанулар буенча, ул бәхет һәм гаилә иминлеге китерә.
Бүгенге көн дә искәрмә түгел. Матур дата бу айда, гадәттә, никах теркәү тантаналары узмый торган көнгә туры килде. Без яшь парларның теләкләрен үтәдек. Шулай итеп, 2021 елның 21 июнендә ГХАТ идарәсендә 7 никах теркәлде.
Яшь парларны котлыйбыз 21.06.21! Бәхетле тормыш, мәхәббәт һәм татулык телибез.