23 июнь аенда Лениногорск шәһәре 6 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагерь балалары Язылышу сараена кунакка килде. Очрашу вакытыныда кунаклар ГХАТ органнарының тарихы белән танышты.
Яшьләр өчен ГХАТ сүзе бары туй тантанасы төшенчәсен генә аңлата иде, ә инде бу көнне үткән әңгәмәдән соң укучылар бүлекнең эшчәнлеге турында күбрәк мәгълүмат алды. Бинада кеше гомерендә иң зур әһәмияткә ия булган документлар 90 елдан артык сакланганлыгы турында да белделәр. Очрашу экскурсия белән дәвам итте һәм истәлекле фотографияләр белән тәмамланды.