2021 елның 20 июнь көнне Балтач районында яшьләр көне гөрләп үтте

2021 елның 20 июне, якшәмбе

Һәр елдагыча бәйрәмдә иң матур конкурсларның берсе- “Коляскалар парады” булды. Бу конкурс 5 ел дәвамында уздырыла һәм Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан оештырыла. Образ тудыруда фантазияләрен, хыялларын, юмор һәм креативлыкларын эшкә җигеп районыбызның 7 яшь гаиләсе коляскаларын торле номинацияләрдә бизәлгән килеш күрсәттеләр. Иң яшь катнашучы 3 айлык бала булды. Элеге төр конкурсларны уткәру гаиләнен әһәмиятен, кыйммәтлэрен, гореф-гадәтләрен үстерә, гаиләләрнең потенциалын ачуга мөмкинлекләр тудыра, актив социаль билгеләнешләрен һэм яшьлэр арасында әти-әни булу җаваплыгын формалаштыруга юнәлтә.Балтач районында актив, талантлы, сәнгәтькә гашыйк гаиләләр,әти-әнилэр булуы сөендерә. Жюри тарафыннан җиңүчеләр булып Райнур һәм Юлия Гыйльметдиновлар гаиләсе табылды. Төп приз район башлыгы тарафыннан аларга тапшырылды. Бер катнашучы да бүләкләрсез калмады, конкурста катнашкан калган гаиләләргә дә дипломнар һэм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең тагын бер матур мизгеле булып районның иң яшь парын Айнур һәм Адилә Нигъмәтҗановлар гаиләсен котлап, истәлекле бүләк тапшыруы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International