2021 нче елның 22 нче июнендә Балык Бистәсе штп Мәдәният йортында «Демография» темасына түгәрәк өстәл узды. Гаилә төзү, гаилә тормышында килеп туган кыенлыклар һәм гаиләләр булдыруга комачаулаучы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, туучылар саны кимү, никахлар саны кимү, аерылышучылар саны арту проблемалары игътибар үзәгендә булды.
Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Балык Бистәсе районы җәмәгать судьясы, «Ак калфак» коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе, табиб-гинеколог, Балык Бистәсе районы мөселманнарының Диния нәзарәтенең мөһтәсибе, мәгариф бүлеге педагог-психологы, Балык Бистәсе районы благочинные, Татарстан Республикасы Мөслимәләр берлегенең Балык Бистәсе районындагы филиалы җитәкчесе катнашты, Балык Бистәсе районы яшьләр парламенты җитәкчесе, районның аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе, «Яшь гаилә» клубы җитәкчесе, ЗАГС бүлеге җитәкчесе, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Түгәрәк өстәл «Ныклы гаилә»федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.