2021 нче елның 23 нче июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Түбән Кама шәһәрендә 1500 нче сабыйга тантаналы рәвештә исем кушу чарасы булып узды. Ул Ринат һәм Елена Юмаевлар гаиләсендә туган кыз.
Бәхетле ата-аналар яңа туган кызларына Диана исеме белән атадылар. Латыннан тәрҗемә иткәндә – илаһи дигәнне аңлата. Күп балалы ата-аналар Ринат һәм Елена өчен кызлары туу көтеп алынган вакыйга булды, гаиләдә өлкән балалар – малайлар Марат, Айрат һәм Азат үсә.
ГХАТ идарәсе белгечләре гаиләдә кыз бала тууы белән котладылар, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау хатын һәм «Түбән Кама хатын-кызлары» муниципаль берәмлеге исеменнән котлау сүзе, татар милли ашлары рецептлары язылган истәлекле китап тапшырдылар.