Тәтеш муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә күпбалалы гаиләдә тагын бер сабыйның тууы теркәлде

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

21 июньдә Тәтеш шәһәрендә яшәүче Людмила һәм Павел Антиповлар гаиләсендә өченче бала - Стефания туды. Әлеге гаиләнең олырак балалары cеңелләрен каршы алырга бик ныклап әзерләнәләр.

 Василисаның әти-әнисен тормыш авырлыклары куркытмый, алар балаларын хезмәткә өйрәтеп үстерәләр, бер-берсенә карата ихтирамлык һәм кайгыртучанлык хисләрен тәрбиялиләр. Гаилә башлыгы Павелның: “... мин гаиләбездә тагын бер сабыйның дөньяга килүенә бик шатмын, кечкенәне тәрбияләү күбрәк әнисе һәм өлкән балаларыбыз җилкәсенә төшәчәк, ә мин гаиләбезне кирәк-яраклар белән тәэмин итәрмен”, - диде. Без дә аларны кызлары тууы белән чын күңелдән котлыйбыз, әлеге гаиләдә һәр бала исән-сау һәм бәхетле булып үссеннәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International