22 июнь – Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәш кырларыннан әйләнеп кайтмаганнарны искә алу, горурлык һәм кайгы көне.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы «Хәтер шәме» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясендә катнашты.
Һәр теләгән кеше үзенең «Хәтер шәмен» деньпамяти.рф сайтында кабыза ала. Сайтта кабызылган шәмнәр саны буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү өчен акча бүлеп биреләчәк.