Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы “Чик хәтерли!” дип аталган хәрби-тарихи реконструкциясендә булып кайтты

2021 елның 22 июне, сишәмбе

ГХАТ идарәсе коллективы “Чик хәтерли!” дип аталган хәрби-тарихи реконструкциясендә булды. Әлеге чара Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуга багышланган иде.

         Чара башында безне ретроавтомобильләр, ату кораллары макетлары, «Нефтехимик» эзләү отряды экспонатлары, кием-салым, хәрби техника күргәзмәсе каршы алды. Аннан соң Татарстанның хәрби-тарихи һәм патриотик клубларыннан 60 тан артык кеше, Бөек Ватан сугышы чорына туры китереп Кызыл Армия солдатларының  Вермахт командирларына каршы көрәш реконструкциясен тәкъдим итте. Шулай ук без ул вакыт техникасын – пушка, совет танкы Т-70, үзйөрешле җайланма һәм немец бронеавтомобилен күрдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International