ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Туй юбилее - бик күп матур мизгелләрне искә алу өчен менә дигән форсат. Гаилә-ул гореф-гадәтләр, үзара аңлашу һәм бер-береңне кайгырту, бер шатлык һәм икесенә бер кайгы.

«Бриллиант» һәм «алтын» юбилярлар – яшь буын өчен үрнәк. Һәр мизгелне кадерли белергә, бер-берең турында кайгырта белергә кирәк.


16
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 13 июнь сабантуй көнендә Нөнәгәр авыл җирлеге һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре авылның иң мөхтәрәм парларының берсен – Якуповлар гаиләсен сапфир туйлары белән котладылар. Гаи­лә учагы җылысында иңне-иңгә куеп яшәп, балалар үстереп, бу көнгә килеп җитү һәр пар бәхетенә дә тими. Ә Нөнәгәр авылында гомер итүче Фәрит Якуп улы белән Нурфия Мөнир кызы Якуповлар гаиләсе 45 ел матур, тату гаилә булып гомер кичерәләр. Алар тормыш ваклыкларыннан өстен була белеп, аңлашып яшәгәннәр, үз үрнәкләрендә илгә-көнгә игелек­ле балалар тәрбияләп үстергәннәр.


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Фирая Котдус кызы бүгенге көндә дә районның социаль үсешенә үзенең саллы өлешен кертә, район тормышында актив катнаша һәм район хатын-кызлар Советының җитәкчесе булып матур хезмәт куя.


14
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Бу бәйрәмдә һәр елны Балтач районында иң өлкән кешеләрне, яңа өйләнешкән парларны һәм яңа туган балаларның әти-әнилэрен бүләкләп үтәләр.


13
июнь, 2021 ел
якшәмбе

Россия көне — 12 июнь — Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме. Ел саен 1990 елның 12 июнендә РСФСР Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көнне 1992 елдан бирле билгеләп үтелә.


12
июнь, 2021 ел
шимбә

! Бүген бөтен ил патриотик бәйрәм – Россия көнен билгеләп үтә. Бу көн алдыннан күп кенә бөтенроссия акцияләре уза. Бу атнада Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе коллективы “Гражданлык имтиханы-2021. Фән. Технологияләр. Булачак” онлайн-акциясендә катнашты. Ә бүген без булачак яшь парларга «РусскиеРифмы» челленджында катнашырга тәкъдим иттек.

Кадерле ватандашлар!

Сезне Россия көне белән котлыйм! Бу көн - Россия Федерациясенең күпмилләтле халкының бердәмлеге символы.

Иван Петрович һәм Валентина Константиновна үз гаиләләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Алар Оренбург өлкәсенең Северный районы Черновка авылында туганнар һәм үскәннәр, әмма алар үзләрен кайчан да булса ир белән хатын булырлар дип уйламаганнар да.

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Россия көнен бәйрәм итү алдыннан 14 яше тулган яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Төп документны аларга Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев тапшырды.       

Тәтеш муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә дәүләт бәйрәме - Россия көнендә яшь парлар Руслан һәм Анжелика үзләренең никахларын теркәделәр. Алар агымдагы елның гыйнварында Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы аша никах теркәү өчен гариза тапшырганнар иде. Үз гаиләләрен булдыру өчен 12 июнь датасын яшьләр аңлы рәвештә сайладылар, алар фикеренчә, безнең ил - ул безнең гаилә. Ә гаилә -кешенең иң кадерле кыйммәтләренең берсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International